Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике төнен урманда уздырган ханымны тапканнар

12 сентябрь көнне төшке вакыттан соң коткаручыларга олы яшьләрдәге ханымның югалуы турында хәбәр итәләр.

Мәгълүм булганча, ул гөмбәгә дип урманга китә һәм билгесез сәбәпләр буенча йортына кире әйләнеп кайтмый.
Коткаручылар эшкә керешә һәм төнге 2гә кадәр эзләүләрен дәвам итә. Бу бернинди нәтиҗәләр бирмәгәч, ханымны эзләүгә тагын 52 кеше кушыла. Моннан тыш, аның югалуы турындагы хәбәрне интернет челтәрләренә дә җибәрәләр.
Ике көн узгач, коткаручының берсе калкулыкка менеп бинокль ярдәмендә ерактагы территорияләрне күзәтергә була һәм авыр хәлдә юл буйлап баручы, билгеләре югалучыга туры килгән кешене күреп ала.
Нәтиҗәдә, ханым хастаханәгә озатыла. Хәле бераз җиңеләйгәч ул "мин гөмбәлек оясына эләктем дә дөньямны онытып җыя башладым. Бераздан башымны күтәреп карагач, әллә кайларга китеп адашканымны аңладым. Куркуым йөземә чыкса да, өметемне югалтмыйча басулар буйлап йөрдем һәм ике төнемне, салам белән капланып йоклап, анда уздырдым", - ди.
Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Вакыйга Кама Тамагында булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса