Реклама
Әлмәтленең игътибарлы һәм уяу булуы нәтиҗәсендә хокук сакчылары кайнар эзләр буенча каракларны тоткарлаган.
Бүген, 3 июльдә, иртәнге сәгать 3 тә дежур бүлеккә 24 яшьлек егет шалтыратып, ике ир-атның Белоглазов урамындагы бер йорт янында "ВАЗ-2114" машинасын ачарга җыенулары хакында хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләре тиз арада әлеге адрес буенча юл ала. Бу вакытта караклар машинаны ачып кереп, автомагнитола, колонкаларны һәм сабвуферны урларга өлгерәләр. Шулай итеп, хуҗага 5000 сумлык зыян китерәләр. Яшьләр хокук сакчыларын күреп, урланган әйберләрне куаклар арасына яшерергә омтылып карыйлар, әмма соңрак исә гаепләрен таныйлар.
Әлмәт полиция бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы