Шул уңайдан Татарстан ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак арага чыгудан тыелып торырга киңәш итә, юлга чыгарга туры килгән очракта аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Куркынычсыз тизлек режимын арттырмау, каршы як хәрәкәт полосасына чыкмау, иминлек каешын эләктерү, балаларны махсус креслога утырту мөһим, ди юл куркынычсызлыгы өчен җавап бирүчеләр.
Шунысына да истән чыгармагыз: кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алмаштырырга иртәрәк әле!