Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелек юлыннан гыйлемгә

Каләмнәр һәм фломастерлар, дәфтәрләр һәм альбомнар белән тулы мәктәп букчалары. 1 сентябрь алдыннан Әлмәтнең 80 булачак 1 сыйныф укучысына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

Мәдәният һәм ял паркында узган бу тантанада балалар портфельләрне ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, район башлыгы Мәҗит Салихов, дәүләт һәм район Советлары депутатлары кулыннан кабул итте.

Ике бала анасы Ләйсән быел мәктәпкә икенче улын озата. "Яшәү шартлары, кереме яхшы булган гаиләләргә дә бүген баланы мәктәпкә әзерләү шактый кыйммәткә төшә", - диде әңгәмә барышында мәктәпкә әзерлек хәстәре белән йөрүче әни. Аның сүзләренчә, бу гамәлгә алар гаилә бюджетыннан уртача 15 мең сум сарыф иткәннәр. Шуның 10 мең сумга якыны мәктәпкә беренче тапкыр аяк басачак сабые өчен тотылган. Әле бу чыгымнарның башы гына. Ел дәвамында акча янчыгының нинди тизлек белән саегасын бер Аллаһ белә, ата-аналар чамалый.

Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башлангычы булган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе шундый катлаулы хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән оештырыла да. Быел Әлмәт районында 2093 бала беренче сыйныфка бара. Шуларның 317 сен акция читләтеп узмаячак. Иң беренче булып мәктәп букчаларын төбәктә 20 инвалид һәм инвалид әти-әниләр тәрбиясендәге балалар кабул иткән иде. Аларга тагын 80 бала өстәлде. Бу изге гамәлгә хәерхаһлы булган предприятиеләргә, оешмаларга Мәҗит Салихов рәхмәтле булуын искәртте. Ә балаларга мөрәҗәгать итеп ул киләчәктә "4" ле һәм "5"ле билгеләренә генә укуларын теләде.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенең әһәмиятенә тукталып, экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров: "Бу билгеле, тирәсенә күп иганәчеләрне җыйган гамәл", - дип ассызыклады. Министр билгеләп үткәнчә, быел мәктәп портфельләрендә "Маленький мир вокруг нас" дип исемләнгән уку китабы да бар. Ул экология министрлыгы тарафыннан эшләнгән әсбап. "Бу китап әйләнә-тирәбездә игътибар, кайгыртучанлык сорый торган мавыктыргыч, кызыклы дөнья булуы турында сөйли. 2013 ел Россиядә әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Туган ягыбызның киләчәге сезнең кулларда", - диде ул.

Мәгариф, уку шартларын яхшырту, яңа технологияләр юнәлешен өстенлекле санаган "Татнефть" компаниясе дә ел саен хәйрия акциясен игътибарсыз калдырмый. Быел нефтьчеләр уку әсбаплары алуга 200 мең сум күләмендә акча бүлеп бирде. Нефтьчеләр канаты астында эшләүче мәдәният һәм ял паркы барлык бүләкләргә өстәп, балаларга уен аттракционнарында күңел ачуга купоннар таратты. Бу көнне "Техинком" компаниясе күпбалалы 3 гаиләне компьютерлы итте. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировның хәйрия фонды Рус Акташында яшәүче 10 балалы Бочковлар һәм 3 балалы Горбуновлар гаиләсенә дә бүләк ясады.

Ләйләгөл МИНАЕВА

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250