Игелек кылу – тормышының максаты
МХО зонасындагы якташларыбызга ярдәм күрсәтүчеләр һәркемдә соклану уята. Районыбызда андый фидакарьләр күп
Тирәбездә яхшы кешеләр
Резеда Исмәгыйлева
МХО зонасындагы якташларыбызга ярдәм күрсәтүчеләр һәркемдә соклану уята. Районыбызда андый фидакарьләр күп
Түбән Мактама бистәсендә гомер кичерүче 83 яшьлек Сәлимә Әлтәф кызы Миңнебаева – шуларның берсе.
Әлеге фидакарь ханым инде ике ел дәвамында хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтә. Йон эрләп җеп ясый, шул җептән оекбашлар бәйли, тукымалар, башка кирәк-яраклар сатып алып, аларны тартмаларга тутырып әзерләп куя. Волонтерлар Сәлимә апаның фатирына килеп, шул тартмаларны штабка алып китәләр. Ике ел дәвамында 40 пар йон оекбаш кына бәйләп җибәргән ул. Солдатларга дүрт посылка җыйган, көндәлек көнкүреш әйберләрнең исәбе-хисабы юк. Әлеге хәйрияче, игелекле гамәл иясе белән без дә очрашып, әңгәмә кордык.
– Әлеге эшкә мин сеңелемнең МХОдагы улы Луганскида һәлак булганнан соң керештем. Алгы сызыктагы балалар өчен йөрәк әрнеп тора инде. Куллары-аяклары җылыда булсын, нужа күрмәсеннәр, исән-сау әйләнеп кайтсыннар гына дим. Башымда шундый уйлар. Түбән Мактамада корбан чалучы Алмаз исемле хәзрәтебез бар, сарык йонын шул бирә, рәхмәт аңа. Мин йонны үзебезнең сарайга алып кереп эшкәртәм, аннан теләкләр тели-тели бәйләргә тотынам, – ди фидакарь.
Түбән Мактамада гомер кичерсә дә, тумышы белән Оренбург якларыннан булып чыкты Сәлимә апа. Сугыш чоры баласы булганга, ятимлек әчесен сабый чактан ук тойгангадыр да, бик тә ачык күңелле, ярдәмчел булып үскән ул.
– Гаиләдә өчәү булганбыз, беребез ачлыктан үлгән. Әни үзе дә миңа 4 ай булганда гүр иясе булган. Әти сугышта, без бабай карамагында калганбыз. Шунда бабабыз Сталинга хат язган. Анда ул әтине балаларын урнаштыру өчен кайтаруларын сораган. Ул вакытта әти яраланып, госпитальдә яткан булган. Хат барып җиткән, күрәмсең, әтине ун көнгә кайтарганнар. Бабай безне балалар йортына бирмәс өчен әтигә өйләнеп китәргә кушкан, балаларны карарга булышачагын да әйткән. Шулай итеп Ленинградтан ике бала белән кайткан хатын безнең йортка килен булып төшкән. Үскәндә әйтеп бетергесез кыен булды. 14 яшем тулгач мине Урта Азиягә алып киттеләр. Анда җылы, кием дә әллә-ни кирәкми, ашау да җитә. Шунысы гына үкенечле – укый алмадым. Шулай дә сынатмадым – фабрикага эшкә кердем, анда мине коконнар җыярга өйрәттеләр. Әлмәт якларына килгәч Индус исемле Миңлебай авылы егетенә кияүгә чыктым. Заманында бораулаучылар мәктәбен бетердем, «ТатАИСнефть» тә өлкән мастер булып 21 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым. Индус белән бергә ике бала үстердек, икесенә дә югары белем бирдек. Индус бик иртә гүр иясе булды, бакыйлыкка күчкәненә 28 ел була. Бүген инде мин кызым Миләүшә белән бергә яшим, ул җитәкче кеше, гел эштә. Өч оныгым бар, Аллага шөкер. Авыр чир, катлаулы операцияләр кичерсәм дә, тормышымнан зарланмыйм. Күбрәк хәрәкәтләнергә, аралашырга тырышам, биш вакыт намазымны укыйм. Түбән Мактаманың ветераннар советы рәисе Роза Григорьевна белән без бик тыгыз элемтәдә торабыз. Алар мине бик хөрмәт итәләр, чараларга чакырып, бүләкләр китереп кенә торалар, рәхмәт, – дип тәмамлады сүзен Сәлимә апа.
Бу сабыр, олы җанлы кешегә бары тик исәнлек-саулык, тән сихәтлеге генә теләп калабыз. Изгелек кояш нурына тиң диләр. Әлеге яктылык күңелегездән китмәсен, гомерегез озын, тормышыгыз имин булсын, Сәлимә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia