Яшәүгә мәдхия җыры
Әлеге очрашу «Татар гаиләсе» фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Җамалиева тарафыннан оештырылды..
Китапханә шау-гөр килә. Монда шагыйрәнең туганнары, иҗатташ дуслары, китапханәчеләр, «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, «Туган як» иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Әлмәтнең 24 нче һәм Түбән Мактаманың 2 нче мәктәпләре укучылары, укытучылары һәм китап сөючеләр җыелган.
Кичәне алып баручы Г. Җамалиева Гүзәлия Галләмова иҗатының яшь буынны милли рухта, туган якка мәхәббәт белән тәрбияләүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, шагыйрәнең иҗаты – буыннарны бәйләүче күпер.
Очрашуда Г.Галләмова үзенең иҗат юлы, шигърият дөньясына ничек килүе турында сөйләде. Аның «Яз сулышы» китабы – табигатьнең уянуына, яшәүгә мәдхия җыры. Шигырьләренең һәрберсе тирән мәгънәгә, матур образларга бай. Моны мәктәп укучыларының чыгышлары да дәлилләде. Алар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр. Һәр сүз ихлас, һәр сүз күңелгә үтеп керә иде.
«Умырзая» ансамбле чыгышы һәм укучының милли биюе кичәнең бизәге булып торды. Ә иң тәэсирле мизгелләрнең берсе – һәр кунакның Гүзәлия Галләмова култамгасы төшерелгән китапка ия булуы. Китапханәдән чыгучыларның йөзендә нур, күңелләрендә яз сулышы иде.
– "Яз сулышы" барыбызга да матур, җылы сулышын өрсен иде, – диде үз чыгышында шагыйрә.
Гүзәлия Галләмованың шигырьләре балаларда туган җиргә, табигатькә мәхәббәт тәрбияли, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга чакыра. Шагыйрә үзе әйткәнчә, ул балаларга яхшылык һәм яманлык, туган җир, туган тел һәм мәдәнияткә мәхәббәт, якыннарыңны кадерләү, туган як табигатен саклау кебек төшенчәләрне өйрәтә. Моны ул үгет-нәсихәтсез, күбрәк уен формасында эшли.
Язучыны котларга килгән кунаклар, аның иҗатын югары бәяләп, Гүзәлия Галләмованың әдәбиятыбызга керткән зур өлешен билгеләп үттеләр, яңа иҗади уңышлар теләделәр.
Г. Ф. Әглиева, Л. М. Вилданова,
Түбән Мактама 2нче урта мәктәбенең
туган тел һәм әдәбияты укытучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia