Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ярдәм булса өмет яшәр

Чираттагы гуманитар конвойның махсус хәрби операция зонасына барып җиткәнлеге турында куанычлы хәбәр килеп иреште

Резеда Исмәгыйлева

Ярдәм янәшә

Чираттагы гуманитар конвойның махсус хәрби операция зонасына барып җиткәнлеге турында куанычлы хәбәр килеп иреште

 

Бу баруда волонтерлар подполковник Рамил Бәдретдинов җитәкчелегендәге 88 нче «Гранит» танк батальоны сугышчыларына эндуро классындагы 40 заманча тиз йөрешле мотоцикл илтеп тапшырганнар.

Бу инициативаны тормышка ашыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» генераль директоры Рияз Комаров һәм шәһәр советы депутаты, наркология диспан-серының баш табибы Сирень Халиков үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Дошманның камикадзе дроннарын актив куллану шартларында эндуро мотоцикллары сугышчыларга хәрәкәт итү чарасы буларак кына түгел, ә хәрби бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирә торган мөһим тактик өстенлек тә булып тора. 

Шуны да билгеләп узарга кирәк, Рияз Комаров һәм Сирень Халиков алгы сызыктагы сугышчыларга беренче тапкыр гына ярдәм күрсәтмиләр. Элегрәк алар тарафыннан алгы сызыкта куллану өчен заманча җиһазлар, шул исәптән «Инкубатор 3.0» җир өсте идарә станциясе һәм запас батареялы «Mavic 3T» квадрокоптерлары китерелгән иде инде.

Болардан тыш, Сирень Халиков, тәҗрибәле эндурист һәм мотоспорт ярышларында катнашучы буларак, отпускка кайткан хәрбиләр өчен махсус укытулар да оештырды. Әлмәтнең «Адреналин» клубында көрәшчеләр тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә катлаулы шартларда мотоцикллар белән идарә итүне үзләштерделәр һәм техниканы оператив ремонтлау нигезләренә өйрәнделәр. Әлеге эш бүген дә нәтиҗәле дәвам итә.

Алгы сызыкта илебез иминлеген саклаучы якташларыбыз өчен мондый комплекслы ярдәм бик соралган, ул солдатларның тылга булган ышанычын тагын да ныгыта һәм Җиңүгә өмет уята. Якташларыбызга ярдәм күрсәтергә теләге булганнар әлеге игелекле гамәлгә кушылып, үзләреннән өлеш кертә алалар. Моның өчен Яшьләр үзәгенең беренче катында урнашкан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бергә булыйк- бердәм булыйк.

Фотолар: ӘМР башлыгының
матбугат хезмәте сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса