Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң зур җиңү - үз-үзеңне җиңү

Сноуборд буенча Россия җыелмасына эләгергә – бу Әлмәт егете Илнур Ханнановның зур хыялы. 5 ел элек ул авариягә юлыга һәм аяксыз кала. Әмма яраткан спорт төрен ташламый. Тырышлыгы юкка түгел, бүген аның ирешкән уңышлары да бар.

Күптән түгел Илнур сноуборд буенча Бөтенроссия ярышларында катнашып, призер була. «Кайчандыр хыял иде, хәзер инде бу чынбарлык», ди егет үзе. Әмма хыялга юл җиңел бирелми.

Илнур Ханнанов сноуборд белән 2005 елда шөгыльләнә башлый, ләкин 5 ел элек яраткан спорт төрен ташларга туры килә. Аның гомере бу мизгелдә икегә бүленә - 2015 елда егет мотоцикл белән юл һәлакәтенә эләгә һәм бер аягын югалта. Типсә тимер өзәрдәй чагында язмышның мондый борылыш алуын кичерү көчлеләргә генә хастыр. Ул чорда үзе генә түгел, табиблар да аның кабат аягына баса алачагына шикләнә. Ә ул баса! Чын ир-ат, спортчы буларак, бәхетсезлек алдында бөгелеп төшми, төшенкелеккә бирелми, ихтыяр көчен җыеп, тырыша-тырмаша кабат йөрергә өйрәнә. Бер елдан соң бөтен кешене шаккатырып, сноубордта да шуа башлый.

Бу Илнур өчен беренче җиңү була һәм ул башка казанышларга да этәргеч бирә. Нәтиҗәдә Илнур бүген ике номинациядә Россия Кубогы призеры. Татарстан Президенты кубогына тау чаңгысы спорты фестивалендә чыгыш ясап, команда зачетында 4 нче урын иясе.


Илнур болар генә тукталырга теләми, хәзер ул 22-28 мартта Ижевскида узачак Россия Кубогының II этабына әзерләнә. Әмма хыялны тормышка ашыру өчен тренировкалар гына түгел, акча да кирәк. Юл, яшәү, ярышта катнашу зур акчалар таләп итә. Әлегә Илнур чыгымнарны үзе күтәрә. Шулай да иганәчеләр табылуына өмет итә ул. Илнурга ярдәм кулы сузарга теләүчеләр аның Инстаграмына (@khannanov1983) яза ала, 89178944393 телефоны аша да аның белән элемтәгә керергә була.

- Минем хыялларым күп, алар 20 ләп. Шуларның 10 ысын тормышка ашырдым. Калганнары арасында тагын бер мөһиме – Россия җыелмасына эләгү, - дип уртаклаша Илнур.

Ул монысына да ирешер! Ныклы ихтыяр көченә ия егет башкача булдыра да алмый.

Фото шәхси архивтан

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса