Иң яхшы мәктәп кайсы? Бәйге нәтиҗәләре билгеле [+ ФОТОЛАР]
Бәйге юлда йөрү кагыйдәләрен белүне максат иткән иде.
- Сугышта барлык чаралар да яхшы дигәннәр бит. Безнең максатлар да изге - юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу, - ди Әлмәт шәһәренең «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» начальнигы Лилия Рафигуллина.
Үз эшенең чын остасы булган әлеге ханым белән «Тормыш чәчәкләре» исемле район күләмендәге бәйгедә күрешеп аралашу насыйп булды.
- Кечкенәдән алып барылган күләмле эш үз нәтиҗәсен бирми калмый дип уйлыйм. Биредә көч сынашырга җыелышкан югары сыйныф укучылары якын арада җәяүле яки пассажир булу өстенә автомобиль белән идарә итүчегә дә әвереләчәк бит. Ә бәйгегә әзерлек, анда катнашу вакытында аларның һәрберсе бу эшнең ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен дә тоя, кагыйдәләрне дә истә калдыра, - ди Лилия ханым.
Елның-елында биермнәр бер төслерәк булса да, биредә катнашучы командаларның составы үзгәрә тора. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә һәрвакыт төрлечә булырга мөмкин. Узган елгы бәйгедән аермалы буларак, быелгысында командалар билгеле бер кием формасын булдырып та, сәламләү өстәендә яхшырак эшләп тә жюри әгъзаларының хуплавына лаек булды. Араларында инспекторлар сыман башкаларны өйрәтерлек дәрәҗәгә җиткәннәре дә юк түгел. Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүгә, һәрберсенең игътибарын сынауга корылган биремнәрне, дөресен генә әйткәндә, тәҗрибәле автомобильчеләр дә әзерлексез ерып чыга торган түгел. Шулай бу имтиханны ике катнашучы иң югары балларга тапшырды - «Юлда йөрү кагыйдәләрен иң әйбәт беләүче» дипломына Риза Фәхретдин исемендәге гимназия укучысы Зөфәр Зәйнуллин һәм 17 мәктәптән Алинә Рәхмәтуллина лаек булды. Моннан тыш катнашучылар үзләре әзерләгән видеороликлар сыйфаты буенча да өстәмә баллар эшли алды - «Социаль ролик» номинациясендә Түбән Мактаманың 2 нче номерлы уку йорты командасы җиңүче дип танылды.
Нәтиҗәдә беренчелекне 1 нче гимназия җыелма командасы яулады, икенче урында - Түбән Мактаманың ике мәктәбе, өченчедә - Әлмәтнең 5 һәм 17 мәктәпләре. Җиңүчеләр шәһәребез данын республика күләмендәге бәйгедә яклаячак. Әлеге очрашу бездә узар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа