Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң төзек биләмә кемнеке?

Шәһәрне төзекләндерүдә территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларыннан өлеше һәркемнең күз алдында. Быел да алар тырышлыгы белән байтак кына ишегалды тәртипкә китерелде. Белгәнебезчә, һәр елны ТОСМСлар арасында бәйге оештырыла. 2012 елның иң үрнәк территориясен билгеләү буенча төзелгән комиссия узган җомга, 9 нчы ноябрьдә, җирле үзидарә Советлары тарафыннан башкарылган эшләрне янәдән карап...

Бәйгедә 19 ТОСМС катнашты. Комиссия әгъзалары иң беренче булып

1 нче ТОСМСка (баш предприятиесе "Система-Сервис" УК ҖЧҖ) юл тотты. Әлеге җирле үзидарә Советны ел саен диярлек призерлар арасына күрергә була. Быел да искәрмә булмас, ахрысы. "Татнефть" ААҖ бүлеп биргән 1,2 миллион сум акча тулысынча үзләштерелгән. 23 нче ТОСМСының баш предприятиесе "23 нче АПМК" ЯАҖ 24 нче мәктәпнең спорт залын ремонтлап һәм биредә самбо секциясе ачып, шулай ук укучыларны да, әти-әниләрне дә шатландырган.

12 нче ТОСМСның баш предприятиесе - "Радиоприбор" заводы" ААҖ. Предприятие төзекләндерү эшләренә үз кеременнән өлеш чыгара. Шефлык ярдәмнәрен дә кушсаң, барлык эшләргә 1,5 миллион сумга якын акча тотылган. Завод өчен бик зур сумма бу.

2 нче ТОСМСның (УК "ТМС групп" ҖЧҖ ) эшчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Гафиятуллин урамындагы 3 нче йорт ишегалдын төзекләндерүдән тыш "Татнефть" ААҖнең максатчан программасы нигезендә хоккей кортына заманча яңа өслек җәелгән. Бу эш үзе генә дә 2900 мең сумга барып төшкән. Быел ТОСМС бинасына да капиталь ремонт уздырылган. 5а ТОСМСы баш предприятиесе "Татнефтепром" ААҖ биләмәләрендә урнашкан ике балалар бакчасына да ярдәм кулы сузган. Берсенең территориясенә асфальт җәелгән, икенчесенә ремонт ясалган. 18 нче ТОСМС ("ТН Әлмәт-РемСервис" ҖЧҖ) территориясендә Чехов урамындагы 20 һәм 22 нче йортлар ишегалды төзекләндерелгән.

17 нче ТОСМС (баш предприятиесе "АЛНАС" ҖЧҖ) шулай ук җиңүче булырга лаек. 1 миллион 300 мең сумга барып төшкән төзекләндерү чараларыннан тыш 13 нче мәктәптә, "Ивушка "балалар бакчасында ремонт эшләренә барлыгы 1 миллион 150 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Афәриннан башка сүз юк биредә дә.

3 нче ТОСМС ("Елховнефть" идарәсе ) территориясен төзекләндерүдә биредә эшчәнлек җәелдергән "Стимул плюс" ҖЧҖның да катнашуы - куанычлы күренеш.

7 а ТОСМС ("АПТС" ААҖ) өчен 2012 ел уңай килде дисәк, бер дә ялгыш булмас. 8 Март урамындагы 4, 4а, 6, Тельман урамындагы 41, 43 нче йорт ишегаллары киңәйтелде һәм юлларга асфальт җәелде, тротуарлар яңартылды, машина кую урыннары, балалар мәйданчыклары ясалды. Башкарылган эшләр 4 миллион сумлык тәшкил итте. Яшәүчеләрдән хәзер рәхмәттән башка сүз ишетмисең.

8 а ("УПТЖ ППД") һәм аның күршесе булган 8 нче ТОСМС та ("Әлмәт торба заводы" ААҖ) ел саен саллы хезмәт куя. Торба заводы быел планлаштырылган 1 миллион сум урынына 1,5 миллион сумлык эш башкарган. 9 нчы ТОСМС биләмәсендәге кайбер ишегаллары баш предприятие "Татойлгаз" ААҖ ярдәме белән, ниһаять, иске тупыллардан, тузган сарайлардан арынган. 9 а ТОСМСы ("Татнефть-ХимСервис" ҖЧҖ) быел игътибарны һәм бүлеп бирелгән акчаны Тимирязев урамындагы 34 нче йорт ишегалдындагы балалар уен мәйданчыгын ремонтлауга, чокырлы юлларны ямаулауга юнәлткән. Планнары - декабрьдә "Ровестник" яшүсмерләр клубына ремонт уздыру

6 нчы ТОСМС та ("Ямашнефть") агымдагы елда хоккей тартмачыгында санузеллы вагон урнаштырып, аны кышка әзерләп куйган. 7 д ("Әлмәт-Водоканал" ААҖ), 14 нче ТОСМСларда (Түбән Мактама бистәсе Советы) башкарылган күләмле эш - шулай ук һәркемнең күз алдында. 10 нчы ТОСМС ("СМП-Нефтегаз" ААҖ) территориясеннән агучы инеш янын биредә яшәүчеләр бүген икенче шарлавыклы буалар дип йөртәләр һәм ул аларның яраткан урынына әверелгән. Хозурланырлык та шул: төзекләндерелгән, чистартылган инешне хәтта кыр үрдәкләре дә үз итәргә өлгергән.

Комиссия әгъзаларына алар арасыннан иң-иңнәрен сайлау җиңел булмас. Җиңүчеләрнең исемнәре шушы көннәрдә игълан ителәчәк. Аларны, һәр елдагыча, бүләкләр көтә.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250