Иң шәп солдатлар – безнекеләр
Россиядә көзге чакырылыш нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан, һәрвакыттагыча, лидерлар исемлегендә.
2016 елда Россиянең 152 мең ир-егете хәрби хезмәткә озатылган. Шуларның 4 меңнән артыгы - безнекеләр. Барлык әзерлек эшләре, оештыруның сыйфаты буенча да безнең республиканы Россия чакырылыш компаниясе җитәкчеләре югары бәяләде. Татарстан белән берлектә мактаулылар исемлегендә ут күршебез Башкортостан, Карачаево-Черкессия, Алтай, Хабаровск, Ставрополь, Амур крае, Киров, Кемерово, Курск, Липецк, Ростов, Тула, Белгород өлкәләре.
Белгечләр фикеренчә, быел хәрби хезмәткә алынучыларның белеме артуы күзәтелә - 15 ел солдатлар арасында югары белемлеләр саны нибары 3% тәшкил итсә, бүген бу күрсәткеч 19% тиң икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа