Ә ял белмичә эшләргә яратучылар Гонконгта яши. Биредә атнасына 50,12 сәгать эшләргә туры килә икән. Аннан кала исемлектә Мумбаи (43,78) һәм Мехико (43,48) шәһәрләре тора.
Мәскәү түләүле яллар озынлыгы буенча да алдынгы урында - 31 көн. Ә менә Бәхрәйн башкаласы Манамада эшчеләргә ел саен 34 көн түләүле ял бирелә икән. Ә Шанхайда, киресенчә, түләүле ял 7 генә көн дәвам итә, ди. Аннары Бангкок (8,8 көн) һәм Пекин (9,8) килә.