Иң “культурный” әни Әлмәттә яши [+ФОТОЛАР]
Моннан 3 ел элек республикада, шул исәптән Әлмәт районында да "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты старт алган иде. Әлеге проектның иң актив катнашучылары арасында ел да "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" һәм "Иң мәдәниятле ата - ана" дигән бәйгеләр дә уздырыла.
Быел әлеге бәйгедә 200 дән артык укучы һәм 53 ата-ана җиңүче дип табылды. Алар арасында безнең әлмәтлеләрнең дә булуы икеләтә шатлыклы булды.
Уллары Рахман татар гимназиясендә укучы Әхмәткаримовлар гаиләсе иң мәдәниятле ата-ана дип табылды. Һәм Әлмәт данын яклап Казанга ук барып кайттылар.
- Мәдәни көндәлек үзенә күрә бер стимул булып тора һәм җаваплылык бирә. Без элек барган урыннарда фотога төшә идек тә, шуның белән бетте. Нинди урын ул, аның тарихы нидән гыйбарәт булуын уйлап та карамадык. Ләкин хәзер кая гына барсак та, фотога төшүдән тыш тарихы белән кызыксынабыз. Әле кайткач та әлеге мәдәни объект турында интернеттан мәгълүмат җыябыз, - дип сөйли ике бала анасы Руфина.
Бер ел эчендә алар кая гына бармаган: туган якны өйрәнү, якындагы шәһәрләрдә хәрби техника музейлары, һәйкәл-монументлар, зоопарклар, Казандагы океанариум, динозаврлар паркы... Санап китсәң, гел сәяхәт итеп кенә яшәгәннәр диярсең.
- Мәдәни көндәлекне хәзер бөтен җиргә дә йөртәбез. Ул безнең укытучы кебек, баланы мәдәни яктан үстерүнең кирәклеген искәртеп тора төсле. Бер караганда, безнең Әлмәттә генә дә күпме матур һәм истәлекле урыннар бар! Хәзер менә янә атна саен мәдәни мохит проекты башланып китте. Шуларга гына йөрсәң дә, күпме илһам, мәгълүмат һәм энергия алып була. Рәхмәт җитәкчеләргә, шундый мөһим проектлар булдырганнары өчен, - диде Руфина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа