Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Иң җитез янгын сүндерү машинасы шоферын билгеләделәр

Шушы көннәрдә 23 нче янгын сүндерү бүлегендә мавыктыргыч бәйге узды.

Янгын сүндерү автомобиле шоферларын осталыкка, тизлеккә һәм белемгә сынадылар.

Һөнәри осталык бәйгесендә икенче отрядтан 13 бүлекчә хезмәткәрләре чыгыш ясады. Физик әзерлек буенча ике норматив тапшырып, теория өлеше һәм янгын сүндерүчеләр белән парлы ике күнегү аша иң оста шоферны ачыкладылар. 23 нче янгын сүндерү частеннән автомобиль шоферы Айрат Гыйләҗев һәм Тимур Мәсәгутов катнашты. Барлык күнегүләр һәм биремнәр буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, әлеге команда икенче урынга лаек булды.

Беренче урын 14 нче частькә, ә 32 нче янгын сүндерү часте 3 урынга лаек булды.

23 нче янгын сүндерү часте белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса