Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хәтер атналыгы” озайтылды

Әлеге гамәл һәр кеше туганнары, якыннары җирләнгән каберләрне барып чистарта алсын өчен башкарылды.

Замана мәшәкатьләренә күмелеп, бүген күпләр зиратларга баруны, каберләрне карап тотуны, чүп үләннәреннән тазартуны кичектереп тора. Ә кайберәүләр, кызганыч, бирегә килүны бөтенләй кирәк дип тапмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Каберләрне зиярәт итегез, чөнки каберләрне күреп тору үлемне хәтерләтер", - дигән. Ата-бабаларыбызның рухлары белән күрешә торган урынга кадер-хөрмәт күрсәтелергә тиеш.

Мәңгелек йортны тәртиптә тотуга, арабыздан киткәннәрне искә алуны оештыруга Әлмәт муниципаль районы һәм башкарма комитеты җитәкчелеге ел саен игътибар бүлә, күркәм традиция буенча зиратларда өмә оештыра. Быел да Әлмәттәге 9 зиратка шәһәребездәге 50 оешма-предприятие беркетелде. 7, 8 июль көннәрендә 5, 6, 7 нче зиратларда өмәләр булып үтте. Аларда барлыгы 13 предприятиедән 152 кеше катнашты. Ләкин тәртип һәм чисталык урнаштыру күләмле эш, әлеге хезмәткә күмәк булып чыкканда гына максатка ирешергә була. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкченең беренче урынбасары Николай Богданчиков дүшәмбе киңәшмәсендә белдергәнчә, хезмәт коллективлары һәм әлмәтлеләр өмәләрдә актив булса иде. Хәтер атналыгы 1 августка кадәр дәвам итә. Димәк, үткәннәрне барлауга, туганлык багланышларын ныгытуга, мәрхүмнәрне искә алуга һәркем үз өлешен кертә ала.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250