Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбәрсез югалганнар эшен өч көнгә кичектерүне тыячаклар

Россия Эчке эшләр министрлыгы Генпрокуратура, Тикшерү комитеты белән берлектә хәбәрсез югалган гражданнар белән бәйле җинаять турындагы гаризалар һәм хәбәрләрне карау тәртибе турында яңа инструкция эшләде.

Әлеге документ оператив хезмәткәрләр һәм тикшерүчеләрнең кешеләрнең югалуы белән бәйле хәбәрләр белән эшләү тәртибен тамырыннан ук үзгәрә. Вазифаи затлар якынын югалтып ярдәм сорап килгән кешеләрне: "Өч көн көтик әле. Йөреп туяр да, кайтыр," дигән сүзләр белә кире бора алмаячак. Кешенең югалуы турындагы хәбәр вакыйганың кайчан һәм кайда булуына карамастан, тиз арада кабул ителәчәк, теркәләчәк. Аннан, гариза бирүченең үзе белән югалган кешенең фотосын алып килүе дә таләп ителмәячәк. Анкета, яшәү урыны турында мәгълүматлар - болар оператив хезмәткәрләр кайгыртырга тиеш мәсьәлә. Еш кына бер үк затларның йортларыннан китеп (даими кабатлана), күпмедер вакыттан соң берни дә булмаган кебек кире кайтуы кебек күренешләр белән дә очрашырга туры килә. Участок тикшерүчеләре әлеге "йөрергә яратучы" затларның һәрберсен белә, шуңа югалу турындагы гаризаны кабул итәргә ашыкмый. Яңа тәртипләр исә кешенең яшәү рәвешенә игътибар юнәлтүне тыя. Ә менә балигъ булмаганнарның югалу факты буенча җинаять эше тиз арада һәм бернинди каршылыкларсыз кабул ителәчәк.

Россия ЭЭМ мәгълүматларына караганда 2012 елның ахырына 1382 балигълык яшенә җитмәгән баланың кайда булуы ачыкланган, шуларның 480ен 14 яше дә тулмаганнар тәшкил итә, дип хәбәр итә "Челнинские Известия".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250