Җәмгыять

Хәбәрсез югалган әлмәтле 73 елдан соң табылган

Бөек Ватан сугышында 1942 елның сентябреннән бирле хәбәрсез югалган дип саналучы кызылармияче әлмәтле тиздән туган авылына кайтарылачак.

Ржев шәһәре янында элек сугыш кыры булган урында казу эшләре алып баручылар хәрби каскага тап була. Тирәнрәк казыганнан соң ир-ат сөякләре дә табыла. Ә алар арасында медальон була. Шулай итеп укчы-кызылармияченең шәхесен ачыклау мөмкинлеге туа. Ул 1911 елда Әлмәт районы Сабанчы авылында туган Ризван Миңнуллин булып чыга. Туганнары аны алып кайтып авыл зиратында - хатыны янәшәсендә җирләргә ниятлиләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хәбәрсез югалган әлмәтле 73 елдан соң табылган
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять