Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатыны белән бүлешәсе килмәгән

Аерылышканда хатыны белән мал-мөлкәтен бүлешмәс өчен 31 яшьлек ир-ат алдау юлына барырга булган.

Чаллыда яшәүче полициягә акчаларын, долларларын, эре суммалы банк карталарын урлауларын хәбәр иткән. Полиция тикшерә торгач, 28 яшьлек бер эшсезгә барып чыккан. Ул карта хуҗасының ике картадагы акчасын алырга кушуын һәм моның өчен 10 мең сум бирүен сөйли. Зыян күрүчегә барысын сөйләп бирүдән гайре чара калмый. Хатыны белән милек бүлешүдән качу өчен байлыгын әнә шулай яшерергә булган ул. Хәзер аның үзенә карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса