Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкара стипендиат Әлмәттә яши

Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия укучысы Далия Таҗиева - Россия мәктәпләре укучылары өчен "FLEX" халыкара тәҗрибә уртаклашу программасы җиңүчесе һәм стипендиаты 2013-2014 уку елында Ситка (АКШ, Аляска) шәһәрендә яшәгән һәм белем алган.

Әлеге чорда Далия Америка халкы тормышы белән якыннан танышкан, Ситка шәһәре тарихын өйрәнгән, Әлмәт, Татарстан, безнең традицияләр белән таныштырган. Кыз "Фәнис Яруллинның "Былинка на ветру" китабы эзләре буенча" тикшерү эше үткәргән.

Далия Америка мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы программасын уңышлы башкарган, имтиханнарны тапшырып, Ситка Хай Скулны тәмамлавы турында аттестат алган. Моннан тыш, ул театр һәм ораторлык сәнгате буенча шәхси һәм команда зачетында штат бәйгесе призеры булган, шулай ук мәктәп спорт төркеме составында штат чемпионкасы булуга да ирешкән. Якташыбыз мюзикл һәм балетта катнашкан, волонтерлык чараларында да чыгыш ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса