Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Халык участковые” Бөтенроссия бәйгесе старт алды

11 сентябрьдән Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычы дәрәҗәсен һәм биредә хезмәт итүнең абруен арттыру, полициянең участок уполномоченныйларының эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырылган "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе старт алды. Анда әлмәтлеләр дә катнаша.

Бәйге өч этапта үткәрелә. Беренче һәм икенче этаплар төбәк дәрәҗәсендә оештырыла. "Халык участковые" исеменә дәгъва кылучылар арасыннан лаеклы дип санаганнарга һәркем тавыш бирә ала. Чөнки бәйге Эчке эшләр министрлыгының Интернет-сайты аша үткәрелә.

Бәйгенең беренче этабында катнашучыларга тавыш бирү 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр идарәсе сайтында уза.

Икенче этапта 7 октябрьгә кадәр беренче этапта җиңүчеләр турында мәгълүмат биреләчәк. Ә инде 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр республиканың иң яхшы участок полицийские ачыкланачак. Әлеге этапта җиңүче Бөтенроссия этабында Татарстан исеменнән күрсәтеләчәк.

Өченче этапта тавыш бирү 5 есеннән 14 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр идарәсенең рәсми сайтында үткәрелә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы участковые ачыклана.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча бүлеге әлеге бәйгегә 3 полиция участогы уполномоченныен күрсәткән. Аларның өчесе дә иң яхшы исеменә лаеклы кандидат. Полиция капитаны, 9 нчы тәртип саклау җәмәгатьчелек пунктының (ОПОП) өлкән участковые Альберт Габидуллин эчке эшләр органында 2004 елдан бирле хезмәт куя. Җәмәгатьчелек пункты Тимирязев урамындагы 26 нчы йортта урнашкан. Альберт Рафаэлович 8500 кеше яшәгән участокта тәртип саклый. ТОСМСларның отчет җыелышларында һәм башка чараларда аның адресына байтак кына мактау сүзләре ишетергә туры килә. Тырыш хезмәте эчке эшләр бүлеге тарафыннан, район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелгән.

Полиция майоры Назил Нурислам улы Шәймәрданов - 7 нче ОПОПта полициянең өлкән участок уполномоченные. Ул эчке эшләр идарәсе органнарына 2002 елда ук килгән. Шулай ук мәртәбәле бүләкләргә ия. Аның хезмәт күрсәтүенә тапшырылган участокта 11920 кеше яши. Герцен урамындагы 94 нче йортта урнашкан җәмәгатьчелек пунктын бу тирәдә яшәүчеләр яхшы белә. Чөнки участковыйлары һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, алар белән яхшы мөгамәләдә.

Бәйгегә күрсәтелгән өченче якташыбыз - полиция капитаны, 1 нче ОПОПта полициянең өлкән участок уполномоченные Ленар Хаҗимәтов. Ул 12157 кеше яшәгән участокка тәртип саклый һәм аның да фидакарь хезмәте төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, кешеләрнең рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелгән.

Участковыйлар өчен uupmvdrt@mail.ru электрон почтасы адресына районны, исем-фамилиясен күрсәтеп тавыш бирергә була.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250