Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халкыбызның энҗе-җәүһәрләре

Балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүче яшь белгечләр 22 май көнне үзләренең осталыкларын күрсәтте - 39 нчы балалар бакчасында туган телебезгә багышланган бәйге булып узды.

Безнең шәһәребездә күп еллар дәвамында яшь тәрбиячеләр мәктәбе эшләп килә. Бүгенге көндә аны 35 нче балалар бакчасы мөдире Р.Шәймәрданова җитәкли. Аның асылы шуннан гыйбарәт, белгечләр 2 куст берләшмәсендә үзләренә беркетелгән остазлары белән алдынгы эш алымнарын үзләштерә, балалар бакчасында эшләү, нәниләрне тәрбияләү серләренә өйрәнә, документлар тутыру, бүлмәләрне җиһазлау һәм башка юнәлешләрдә тәҗрибә туплый. Әлмәттәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә хәзерге көндә татар теленә өйрәтүче 50 тәрбияче исәпләнә. Шунысы куандыра, алар арасында яшьләр дә бихисап.

Бу көнне "Энҗе" һәм "Лалә" командалары арасындагы йомгаклау бәйгесе белгечләрнең үз һөнәрләрен чын күңелдән сөюләрен, мәгърифәтле, җыр-биюгә һәвәс булуларын, программаларны, законнарны яхшы белүләрен күрсәтте.

- Сез - халкыбызның энҗе-җәүһәрләре. Тәрбиячеләр белән мин чиксез горурланам. Эшегез нәтиҗәле, дәвамлы булсын. Зур хезмәтегезнең башы белән сезне чын күңелдән котлыйм, - дип теләкләрен җиткерде аларга мөрәҗәгать итеп мәктәпкәчә мәгариф идарәсе белгече С.Зиганшина.

Бәйге кызу төстә барды. Бер генә команда да сынатырга теләмәде һәм һәр биремгә кызлар тулы җавап бирде. Шуңа да мәртәбәле жюри әгъзалары ике команданың да җиңүгә лаек булуын ассызыклап, җиңүче дип дуслыкны игълан итте һәм яшь белгечләргә хезмәттә куллану өчен җирле язучы-шагыйрьләребезнең китапларын тапшырды. Куст җитәкчеләре 36 нчы балалар бакчасы һәм прогимназиянең татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләре Р.Усманова белән Ф.Нуртдиновалар тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен мәктәпкәчә мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250