Гүзәл затлар “Ел хатын-кызы. Топ-50 2017” бәйгесендә көч сынашачак
Ул Казан шәһәренең "Пирамида" күңел ачу комплексында 23 сентябрьдә узачак.
"Ел хатын-кызы. Топ-50 2017" Халыкара чибәрлек һәм талантлар бәйгесе җәмгыятьтә хатын-кызның эшлекле социаль актив ролен күтәрүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда юнәлдерелгән комплекслы мәдәни-массакүләм чара булып тора.
Хатын-кызлар берләшмәсен Татарстан башкаласы Казанда җыярга мөмкинлек бирүче глобаль проект бу. Ул дөньяга караш формалаштыруга, эстетик зәвык тәрбияләүгә һәм әхлакый кыйммәтләрне пропагандалауга ярдәм итә. Бәйге "Уңышлы хатын-кыз. Хатын-кыз - әни. Хатын-кыз бизнеста. Хатын-кыз һәм матурлык" кебек төшенчәләрне ача, гомумән алганда, шәһәр һәм бөтен республика тормышында яңа истәлекле вакыйга булырга охшаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа