Гөмбәгә киткән ике кыз табылган
9 сентябрь көнне кичке вакытта Казанның бер төбәгендә 12 һәм 13 яшьлек ике кыз бала гөмбә артыннан китә һәм юкка чыга.
Көтмәгәндә алар элемтәгә чыгудан туктау сәбәпле ана кеше коткаручыларга ярдәм сорап хәбәр итә.
Коткаручылар кичекмәстән кайнар эзләр буенча эзләнү эшен башлый. Нәтиҗәдә, күпмедер вакыт узгач, кызлар йортка әйләнеп кайта һәм телефоннарының зарядкасы бетү аркасында элемтәгә чыга алмауларын аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа