Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Геройларның әтиләре – фотосурәтләрдә

«Нефтьче» мәдәният сарае фойесында МХО каһарманнарының әти-әниләренә һәм аларның улларына багышланган «Геройның әтисе» дип аталган күчмә фотокүргәзмә урнаштырылды.

Хәтер

Резеда Исмәгыйлева

«Нефтьче» мәдәният сарае фойесында МХО каһарманнарының әти-әниләренә һәм аларның улларына багышланган «Геройның әтисе» дип аталган күчмә фотокүргәзмә урнаштырылды.

Экспозиция яшь буында Ватанга мәхәббәт рухы тәрбияләүгә мөһим өлеш кертә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект «Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы, ТРның «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы ярдәмен-дә гамәлгә ашырылды.

Татарстанның төрле районнарыннан булган 47 сугышчының әтиләре хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган улларының фотоларын, шулай ук аларның бүләкләрен, дипломнарын, шәхси әйберләрен тотып фотога төшкәннәр. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар.

Фотокүргәзмәне ачу танта-насында район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Әлмәт җирле бүлекчәсе җитәкчесе Юрий Максимов, сугышчан хәрә-кәтләр ветераны, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Виктор Шатрилов, депутатлар, волонтерлар, «Бердәм Россия-нең Яшь Гвардиясе» җирле бүлекчәсе активистлары, шәһәр кешеләре катнашты. Гүзәл Мөдәрис кызы махсус хәрби операциянең башлануы Россия тарихында мөһим этап булуына басым ясады.

 – Яшь буын һәм без һәрвакыт Ватаныбыз улларын истә тотарга һәм геройларыбызның кайдан икәнен белергә тиеш. Хөрмәтле әлмәтлеләр, сезнең гаиләләрдә Ватаныбызны саклаучы чын геройлар үсеп чыкты, улларыгыз өчен рәхмәт сезгә, – дип билгеләп үтте район башлыгы. Ул әлеге проектның яшьләрдә патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде, геройларның дан өчен түгел, ә күңел кушуы буенча эш итүләрен аерым ассызыклады.

Күргәзмәне карарга Динар Кадыйровның әти-әнисе Камилә һәм Җәдит  Кадыйровлар, шулай ук геройның хатыны Айназ Кадыйрова, Алексей Комбаровның әтисе Алексей Николаевич һәм әнисе Любовь Ивановна, хатыны Флорида Рәфыйк кызы Ваходова килгәннәр иде. Алар барысы да күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

– Улларыбыз илебез хакына үзләрен корбан иттеләр, алар турында истәлек яшәсен һәм алар истәлегенә лаеклы булыр өчен без барысын да эшләргә тырышачакбыз. Улыбыз Динарның батырлыгы белән чиксез горурланабыз һәм үз гомерләре бәрабәренә илебез бәйсезлеген саклап калучыларның барысы алдында да хөрмәт белән баш иябез, – диде Камилә Камил кызы үзенең чыгышында.

«Геройның әтисе» күргәзмәсе 10 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Геройларның әти-әниләренең күңелгә үтеп керә торган портретларын күрергә һәм аларның тарихлары белән танышырга теләге булганнар экспозиция белән якыннан таныша алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса