Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Геологларга лаеклы алмаш үсә

Яшь геологларның республикакүләм уздырылган беренче олимпиадасына йомгак ясалды.

Олимпиаданың абсолют җиңүчесе булып Әлмәттән "Девон"командасы танылды. Шәхси зачетта якташларыбыз Айдар Фәсхетдинов беренче, Александр Пшенов өченче урын алдылар.
"Девон" командасы олимпиаданың күчмә кубогына лаек булды һәм 100 мең сумга сертификат белән бүләкләнде. Әлеге акча мәктәпләрнең геология кабинетларын җиһазлауга тотылачак. Шәхси зачетта җиңүчеләргә Мәгариф һәм фән министрлыгы планшетлар таратты. Моннан тыш бәйгедә катнашкан 300 кешегә дә "Татнефть" ААҖ компас, ә командаларга "Нефтеконсорциум" ЯАҖ минераллар коллекциясе һәм геология кирәк-яраклары җыелмасын бүләк итте. Әлеге олимпиада нәтиҗәсе буенча Татарстанның җыелма командасы оештырыла. Ул 31 июльдән 11 августка кадәр Казахстанда узачак кыр олимпиадасында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250