Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газонга мендеңме – штраф көт!

Әлмәт экологлары газоннарга, тротуарларга һәм балалар мәйданчыкларына машиналарын куючыларны әнә шулай дип кисәтә.

Әлеге төр тәртип бозучылар белән көрәш шәһәребездә ике ай дәвамында нәтиҗәле алым белән алып барыла. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре көн саен иртәнге 7.00 сәгатьтә ишегалларын һәм кварталларны карап йөри, кагыйдәләрне бозган машиналарны фотога төшерә.

ЮХИДИ службасыннан транспорт чарасы хуҗасы турында мәгълүмат алганнан соң, беркетмә төземичә генә административ хокук бозу турында карар чыгарыла һәм ул почта аша машина хуҗаларына юллана.

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме кечкенә түгел: физик затлар 2000-3000, урындагы затлар 15000-30000, юридик затлар 200000-500000 сумнан колак кагачак.

Әлеге алым кертелгән көннән барлыгы 334 мең сумга 167 карар чыгарылган. Кара исемлеккә эләгүчеләрнең күбесе - шәхси затлар.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәт җан башына туры килүче транспорт чаралары саны буенча Россия Федерациясендә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында тора. Шулай да мегаполислардан аермалы буларак безнең юлларда бөкеләр юк дәрәҗәсендә. Нефтьчеләр төзегән 13 боҗралы юл аларны булдырмаска ярдәм итә.

Моннан тыш, Әлмәт юллары ел саен тәртипкә китерелә һәм республика буенча яхшылар исәбенә кертелә. Төзүчеләр проспекты, мисал өчен, яңа технология буенча полимерлар кушылып, яңартылды.

Л.Сәхапова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250