Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газета укыйбызмы?

12 май көнне Бишмунча авыл мәдәният йорты алдындагы мәйдан бәйрәм төсен алып күңелле музыка астында үз янына чакырып торды. Бишмунча почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре "Вакытлы матбугатка ташламалы язылу ункөнлеге" кысаларында "Язылучы көне" уздырдылар.

Монда бик күп популяр басмалар, шул исәптән район газеталары, республикада чыга торган газета-журналлар белән танышырга мөмкин иде. Шунда ук аларга язылу да оештырылды. Шул көнне өч һәм аннан да артык газет-журналга язылучыларга Әлмәт почтамтының подписка бүлеге һәм җирле почта бүлеге әзерләгән истәлек бүләкләре бирелде. Монда килгән халык үзләре алдыра торган басмаларны бер-берсенә тәкъдим иттеләр. Бу көнне иң яратып укыла торган басмалар да билгеле булды: район газеталары арасыннан - "Әлмәт таңнары", республика газеталарыннан - "Татарстан яшьләре" ,"Юлдаш", "Ватаным Татарстан"ның җомга чыгарылышы, ә балаларның яратып укый торганнары - "Сабантуй" газетасы һәм "Салават күпере журналлары.

Газета-журналларны яздырып кына түгел, ә аларның вакытында килүен, таратылуын тәэмин итүче почтальоннар Айгөл Хасановага, Җәүһәрия Газизовага бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Бишмунча почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Лилия Купаева үзе дә 10нан артык газета яздыра,башкаларга тәкъдим иткәнче яңа чыга башлаган басмаларны башта үзе алып укып карый. Һәрнәрсәгә, һәркемгә игътибарлы бу җитәкченең почтальоннары да бик тырышлар, барысы да сайлаган һөнәрләренә тугры булып авыл халкының ышанычын аклап матур итеп хезмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250