Реклама
Гараж кооперативларының берсендә янгын вакытында Калашников автоматлары күреп алалар.
Күрүчеләр тиз генә полициягә шалтырата. Хокук сагында торучылар тикшерү барышында подвалга керү юлын күреп ала. Ә анда махсус җиһаз ярдәмендә киндер үстерәләр икән. Полция хезмәткәрләре 19 төп киндер һәм өч Калашников автоматы табып ала.
Гараж хуҗасын - 30 яшьлек казанлыны шул көнне үк тоткарлыйлар. Ул киндерне үзе өчен үстерүен әйтә, ә автоматларны туганымныкы ди. Җинаять эше кузгатылган. Корал хуҗасын кулга алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+