Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Гаилә кыйммәтләре сагында

Хатын-кызларның бар матурлыгы ана булуда, хөкүмәтнең батырлыгы аларга тиешле ярдәм күрсәтүдә.

Ата-аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның актив озак яшәве өчен шартларны үстерү һәм мохтаҗларга сыйфатлы тәрбия бирү - «Гаилә» милли проектының төп бурычлары. Проект 2025 елның 1 гыйнварында эшли башлады һәм 2030 ел ахырына кадәр исәпләнгән. Илкүләм проектның төп юнәлешләре һәм чаралары нәрсәдән гыйбарәт – сүз шул турыда.

Күп балалыларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм: гаилә ипотекасы, ана капиталын индексацияләү, яңа балалар бакчалары, ике (һәм аннан да күбрәк) балалы гаиләләргә еллык түләүләр (керемнәре яшәү минимумнарыннан түбәнрәк), НДФЛ өлешен кире кайтару.

Ана һәм балаларны саклау: перинаталь үзәкләрне яхшырту, бала тапмау вакытында бушлай ярдәм (ЭКО), хатын-кызлар консультацияләрендә йөкле хатыннарга ярдәм итү хезмәте.

Инфраструктура һәм кыйммәтләр: китапханәләрне, театрларны, музейларны үстерү, шулай ук «Пушкин картасын»куллану.

Өлкән буын: өлкәннәргә ярдәм итү, актив озын гомер өчен шартлар тудыру.

Күп балалы (өч һәм аннан да күбрәк баладан торган) гаиләләргә ярдәм итүнең төп чаралары.

Торак ташламалары: субсидия ипотека түләүгә 450 000 сум (әгәр өченче бала 2019 елдан 2030 елга кадәр туган булса).

Җир кишәрлекләре: түләүсез җир бирү яки компенсация.

Торак-коммуналь хуҗалык һәм салымнар: торак-ком-муналь хуҗалык өчен түләүгә кимендә 30% ташлама, ягулык компенсациясе, шулай ук салым тотып калулары.

Транспорт һәм мәдәният: бушлай йөрү (төбәкләрдә), музейларга, паркларга, күргәзмәләргә бушлай керү.

Сәламәтлек һәм белем: 6 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай дарулар, мәктәп укучылары өчен туклану, балалар бакчаларына беренче чиратта керү.

Хезмәт: аналар өчен вакытыннан алда пенсия, һөнәри белем бирү.

Балалы гаиләләргә ярдәм: ана капиталы: беренче балага (630 мең сумнан артык), икенче һәм аннан соңгы балаларга .

Бердәм пособие: 17 яшькә кадәрге балалы һәм йөкле мохтаҗ гаиләләргә айлык түләү.

Гаилә ипотекасы: торак сатып алуга ташламалы ставка.

Тәрбия буенча пособиеләр: бала туганда яшь ярымга кадәр.

Студент гаиләләргә ярдәм: тулай торакта аерым торакка хокук.

Проектның төп максаты – күп балалы гаиләләр санын арттыру (2030 елга карата 15% ка үсеш планлаштырыла) һәм традицион кыйммәтләрне ныгыту.

 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса