Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гадел Вафин ТР Сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнгән

Берничә минут элек Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген яңа җитәкчене министрлык коллективына тәкъдим итте.

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры вазифасына, элек министрның беренче урынбасары вәкаләтләрен башкарган Гадел Вафин билгеләнде. Берничә минут элек Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген яңа җитәкчене министрлык коллективына тәкъдим итте. Ул яңа министрга эшендә изге теләкләр теләп, аңа министр портфелен тапшырды.

Очрашуда, 2007 нче елдан алып, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән җитәкчелек иткән Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов та катнаша. Искәртеп узабыз, Фәрраховны яңа вазифага билгеләү турында фәрман Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан узган атнада имзаланган иде. Айрат Фәррахов яңа эш урынында финанс-икътисад блогы белән идарә итәчәк.

Белешмә өчен. Гадел Вафин 1973 нче елның 4 нче ноябрендә дөньяга килгән. 1991-1997 нче елларда Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетында "дәвалау эше" белгечлеге буенча югары белем алган. 2000 нче елда гистология кафедрасында аспирантураны, ТР Президенты каршындагы Дәүләт муниципаль идарә академиясенең икътисад факультетын тәмамлаган. Өйләнгән, дүрт малае бар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250