Габдрахманда уникаль гаиләгә тап булдык [+ФОТОЛАР]
60 ел бергә яшәү дәверендә бер тапкыр яратам дип тә әйтмәгән ире хатынына.
Әмма Сәгыйть абый Рәхимкуловның күзләреннән күренә: яратуын ул сүзе белән түгел, ә гамәлләре белән гомере буе исбатлап яшәгән...
Габдрахман авылына килен булып төшкәндә Миңнур апага 20 яшь кенә була. Шунда булачак кайнанасы «Эш рәтен белмәгән шәһәр кызын аласыңмени инде?» дип, улын ниятеннән кире кайтармакчы да була. «Бәрәңге генә пешерә беләдер әле, алам дигәч алам», - дип әле яңа гына армия сафларыннан кайткан Сәгыйть бер генә өздереп әйтә. Озак очрашып та йөрмиләр, ноябрьнең бересендә Бөгелмә кызы ишле гаилә мәшәкатьләренә инде башы-аягы белән чумган була. Шулай 60 ел узганы сизелми дә үтеп китә.
Яшьлектә кавышкан әлеге парның бәхетенә күпләр кызыгыр иде. Бүген алар балалары һәм онык-оныкчыклары куанычын күреп, тыныч картлык кичерә.
- Сәгыйть сүзе бездә закон булды. Мин гомерем буе аны югалтудан куркып яшәдем. Шуңа да гаиләбез ныклы булгандыр. Матур һәм буш сүзләр сөйләмәде ирем, аның каравы гаилә дип өзелеп яшәде, - дип, Миннур апа яшьлек елларының бердәнбер дәлиле булган фотосурәтләргә үрелде.
Сәгыйть абыйның 4 ел буена Эстониядә диңгез флотында хезмәт итүләре, Миннур апаның 15 ел буена төзүдә, аннан заводта эшләүләре, игезәкләр һәм бер кыз бала алып кайтып, аларны аякка бастырулар, Сәгыйть абыйның нефть тармагында 35 еллык хезмәт чоры - инде бар да матур хатирәләр тәме калдырып артта калган. Әмма бер нәрсә генә алар тормышында үзгәрешсез- ул да булса бер-береңә булган хөрмәт һәм яшәү ямен тою.
- Ничек инде яратмадым ди?! Яшьлектә йөргән кызларым күп булса да, мин Миңнурны сайладым. Аның күзендә ниндидер бер сихри нур бар иде, әнә шул мине үзенә әле дә тартып тора, - чәчләренә чал кунган Сәгыйть абый сүзаралаш Миңнур апаның йомшак кына кулын тота. Менә кайда ул чын ярату төсе!
Рәхимкуловлар тормышларыннан тулысы белән канәгать. Сәгайть абый төп нигезендә калган, күп еллар нефтьче-оператор булып эшләгән. Бәхетле яшәү формуласын да тормыш тәҗрибәсе туплаган үрнәк гаилә үзенчә аңлата:
-Талашып, сүз куертышырга безнең вакыт булмады. Иртән торып ничек эшкә тотынсак, көнебез дә шулай узып китә иде. 60 ел бер түбә астында яшәү шуңа сизелмәгәндер дә инде. Тормышны да, күктән бирелгән парыңны да санлап яшәргә кирәк. Шул чагында гына бәхетле картлыкка ирешеп булачак.
Филүзә Хәмидуллина.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа