Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдрахманда да булдык

Газетабыз авыл җирлекләрендә акция уздыруын дәвам итә. 23 ноябрь көнне шундый чара Габдрахман авылында булып үтте.

Бу көнне Мәдәният сараенда газеталарыбызның тугрылыклы әбүнәчеләре алдында "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары хезмәткәрләре чыгыш ясады. Алар шулай ук Габдрахманның данлыклы "Авылым йолдызлары"ансамбленең башлангычында торган талантлы шәхесләр белән дә очрашты.

Соңыннан 10 купон уйнатылды. Киләсе елда "Әлмәт таңнары" газетасына бер тапкыр бушлай белдерү бирү мөмкинлегенә ия булганнарны әлеге уңайдан тагын бер тапкыр кайнар котлыйбыз! Очрашуга килүчеләрнең барысына да газеталарның махсус бүләкләре тапшырылды. Чараны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына, шул исәптән әбүнәчеләребезгә дә рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бергә калыйк, безнең газеталарга язылып, бүләкләр отыйк!

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250