Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдрахманда бәйрәм – участковый өе ачылды [+ФОТОЛАР]

Бүген Габдрахман авылында ачылган участковый административ-торак комплексы республикада быел төзелеп беткән беренче шундый бина булды.

2013-2015 елларда Әлмәтнең алты авылында хокук саклаучылар өй туен тантаналы төстә уздырган иде инде. Быел чират Габдрахманга җитте. Моннан бер ел элек авылга участковый булып килгән Илһам Вильданов хәзер гаиләсе белән әлеге йортта яшиячәк.

-Һәрвакыт юлда йөрү кыенрак. Төнлә дә чыгып китәргә туры килә бит. Мондый программаны тормышка ашырган җитәкчеләргә чиксез рәхмәтлебез. Мин Габрахманга эшкә килгәндә менә шундый торак төзелер дә, анда без гаилә белән яшәрбез дип уйлап та карамадым. Кыска гына вакыт эчендә йорт төзелеп тә бетте. Җиһазларны, обойларны безнең зәвык белән сайларга мөмкинлек тә бирделәр. Җиң сызганып эшкә керешергә генә калды инде, - дип, сөенче алды йорт хуҗасы.

Хәзер Габдрахманда яшәүче 3000 гә якын кеше тәүлек буе күз алдында булачак. Халыкка килеп моң-зарын җиткерергә уңайлы бина бар.

- Әлеге проектны тормышка ашырган республика, район җитәкчелегенә без зур рәхмәтле. Мондый уникаль программалар башка төбәкләрдә юк. Халык өчен үз командиры, участковые булу зур бәхет ул. Шушындый административ-торак комплекслар төзелү киләчәктә дә дәвам итәр. Мондый шатлыклы вакыйгалар уңаеннан янә нефтьчеләр төбәгенә килергә язсын, - диде Татарстанның эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин һәм авыл участок полициясенә "Нива" машинасыннан ачкыч тапшырды.

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин да әлеге проектларның бары яхшы нәтиҗәләр генә китерүен ассызыклап үтте.

Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин Вильдановларны кер юу машинасы һәм балаларны электрон китаплар белән сөендерде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин исә телевизор белән компьютер тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса