Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттәге ярминкә белән танышты [+ФОТОЛАР]

Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәсе тагын гөрләде.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сокланды: фермерлар да, эшмәкәрләр дә, район хуҗалыклары һәм шәхси кешеләр нәрсә генә алып чыкмаган. Яшелчә-җимеш, үсентеләр, гөмбәләр мулдан иде ярминкәдә. Төрле урында самавыр кайный, туңарга ирек бирмиләр. Хәтта балалар бакчалары, политехникум һәм һөнәри көллият кул эшләнмәләренә кадәр куйган. Райпода активлык күрсәтә. Алар алып чыккан пешкән ризыклар гына түгел, киперелгән шифалы яфрак, үләннәр янында да сатып алучылар байтак өелде. Итнең бәясе 270 сум иде. Калганнары арасында да түбән бәядәгеләр күп иде. Фәрит Мөхәммәтшин ярминкәнең ошавын, канәгать булуын белдерде.
- Бер әлмәтле миңа кишерне кыйммәттән - 30 сумнан алуын әйтте. Ярминкәдә игътибар белән карадым һәм сорадым, 17 сумнан да бар. Ярминкәдә арзанрак. Шуңа күрә дә алар оештырыла инде. Рәхәтләнеп кышка туплап калырга була, - диде Дәүләт Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса