Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләрне бүләкләде [+ФОТОЛАР]

Данлы эшләре белән ил елъязмасында лаеклы урын алган коллективлар шактый Әлмәттә. «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе - аларның берсе. Җомга көнне Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы коллектив тантаналы шартларда 60 еллыгын билгеләп үтте.

Әлмәттә газ эшкәртү заводы төзелү нефть химиясе производстволарын кыйммәтле чимал белән тәэмин итү һәм кара алтын табылган җирләрдә янган факеллар санын киметеп, экологияне яхшырту мөмкинлеге дә бирә. 60 ел дәверендә 110 миллиард тоннадан артык иярчен нефть газы эшкәртелгән. Коллектив алдында углеводород чималын эшкәртү тирәнлеген тагын да арттыру, җитештерү нәтиҗәлелеген күтәрү бурычы тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасында аларның тормышка ашачагына ышанычын белдергән, предприятиенең республика горурлыгы булуын искәрткән.
Газ эшкәртү заводы хезмәт юлларында күпләргә юллама биргән. Араларында танылган шәхесләр, җитәкче вазифалар биләүчеләре дә бар. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да хезмәт биографиясе биредән башланган. Тантанага ул үзе дә килгән иде.
- Республика җитәкчелеге бу тарихи датаны югары бәяли. МГПЗ беркайчан да ирешелгәннәр белән туктап калмады. Илдә иярчен нефть газын утильләштерү дәрәҗәсен 95 процентка җиткерде. Бу зур күрсәткеч, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук җитәкчеләрне, хезмәт династияләрен, ветераннарны да хөрмәт белән атап узды, социаль эшчәнлеккә тукталды. Дәүләт Советы рәисе коллективны ТР Президентының Рәхмәт хаты, фидакарьләрне медальләр, мактаулы исемнәр белән бүләкләде.
«Татнефть» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары-баш инженер Наил Ибраһимов, район башлыгы Айрат Хәйруллин да коллектив хезмәтен югары бәяләделәр. Идарә начальнигы Илшат Шәрипов бүген «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе чыгара торган продукциянең сыйфатын һәм күләмен арттыру максатыннан заманча алдынгы технологияләр куллануын, эре инвестиция проектларын тормышка ашыруын бәян итте. Димәк, әле киләчәктә дә зур хезмәт җиңүләре көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса