Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин кубогына Әлмәттә ярышлар узачак

18 сентябрьдә "Татнефть" спорт комплексында ТР сәнәгать оешмалары һәм авыл районнары арасында Татарстан волейбол федерациясе президенты кубогына IV финал ярышлары узачак.

2014 елда ТР волейбол федерациясе президенты, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың сәнәгать оешмасы хезмәткәрләре һәм авыл районнары арасында зур масштаблы волейбол уеннары уздыру тәкъдиме белән чыкты.
Ярышларга оешмаларда даими эшләүче һәм 24 яшьтән өлкән булган хезмәткәрләрдән торган һәвәскәр командаларны гына кертү рөхсәт ителә. Моңа кадәр Россия чемпионатының рәсми ярышларында катнашкан уенчыларга юл ябык.
Спорт мәйданчыгында кимендә 1 хатын-кыз булырга тиеш. Беренчедән, ул мәйданчык бизәге булып торачак, икенчедән, оешманың волейболчы гүзәл затларына үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.
Бу ярыш берничә этаптан тора. Беренче этапта оешмалар эчендәге ярышлар нигезендә командалар формалаша. Аннан республиканың ике сәнәгать үзәге буенча зона ярышлары узачак. Нәтиҗәдә, зона ярышларының 4 иң яхшы командасы финал уенында очрашачак. Җиңүче команда федерация президентының кубогына ия булачак. Призлы урын ияләре диплом һәм медальләр белән бүләкләнәчәк. Шулай ук алар волейбол инвентаре сатып алу мөмкинлеге бирүче сертификатка ия булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса