Финанс пирамидасы аша баючы колониядә үлгән
Әлеге законсыз алым белән җинаятьче үзенә миллионлаган сум табыш керткән булган.
Чаллы массакүләм мәгълүмат чаралары аша таралган хәбәрдә Константин Поляничко Питрәч районында урнашкан 3 нче колониядә вафат булган диелә. 2015 елда Яр Чаллы суды «КМ-Сервис» ҖЧҖ хуҗасы һәм генераль директоры Константин Поляничконы 2006-2008 елларда берничә финанс пирамидасы булдыруы өчен «мошенничество» маддәсе буенча 12 елга ирегеннән мәхрүм итә. Финанс пирамидасы эшчәнлегеннән Россиянең 70 шәһәре халкы зыян күрә, шул исәптән 335 татарстанлы да. Аларның югалткан акчалары 12,7 млн сумнан артык була. Законсыз юл белән керткән табышын Поляничко кыйммәтле автомобильләр һәм күчемсез милек сатып алуга, курортларда ял итүгә сарыф иткән. Аның хәтта Эквадорда да җире булган. Шулай да гаделлек җиңгән. Җинаятьче төрмәгә утыртылган. Озакламый гүр иясе дә булган. Кем әйтмешли, үзең белән теге дөньяга алып китеп булмый шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia