Финалда – Әлмәттән ике команда
Яр Чаллыда "Татарстан Республикасының эшләүче яшьләре лигасы" шаяннар һәм тапкырлар уенының ярымфиналы булып узды.
Республика шәһәрләренең 7 командасы арасында әлмәтлеләр дә бар иде. Командалар ике бәйгедә - "Сәламләүдә" һәм "Музыкаль биатлон"да көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча финалда катнашу хокукына якташларыбыздан торган "Индустриальная урамы" ("Әлмәт торба заводы" ААҖ), "Система смеха" ("Система-Сервис") командалары да ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа