Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әфганчылар Әлмәтнең эшче яшьләре белән очрашты

Яшьләр үзәгендә Әфганстандагы сугыш ветераннары Геннадий Денисов, Сергей Евлампиев, Фаил Сәхәбиев, Владимир Волков һәм Андрей Бочкарев катнашында шундый темага түгәрәк өстәл утырышы булды.

Очрашуны совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 25 еллыгына багышлап Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Очрашуда төрле предприятиеләр, оешмаларның яшьләр лидерлары, "Әлмәт шәһәре яшьләренә патриотик тәрбия бирү җәмгыяте" социаль юнәлешле җәмәгать оешмасы вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә муниципалитетның рәсми порталы.

Чакырылган кунакларга башта Әфганстандагы сугыш тарихы турындагы кинодан бер өзек күрсәтелде, аннары ветераннар истәлекләрен сөйләделәр, кичерешләрен уртаклаштылар.

Бу сугыш кирәк идеме, гаскәрләрне анда кертүнең сәбәпләре нинди, сугышны хәзергечә шәрехләүгә ветераннарның мөнәсәбәте ничек - шундый сораулар үзәктә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса