Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Февральнең беренче көнендә көчле җил булачак

Быел Россиянең Ауропа өлешендә февральнең беренче яртысы аномаль рәвештә җылы булачак, шул исәптән - Татарстанда да.

Россия Гидрометеорология үзәге хәбәренчә, быел февраль башында һава температурасы нормадан 10-18 градуска югарырак булачак. Россиянең Ауропа өлешендә төнлә якынча 0 градус, көндезләрен 0дән 5 градуска кадәр җылытачак. Бу хәлне көчле атлантик циклон тудыра.

Синоптиклар җылы һава шартлары Идел буе федераль округы территориясендә көчле җил, юеш кар, бозлавыклар тудырачагыннан кисәтә. Бозлавыкны да нәкъ менә җил барлыкка китерә. Февраль уртасына кадәр көн саен җирдә яткан кар 2-3 сантиметрга кими барачак, дип фаразлыйлар.

Татарстан синоптиклары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 1 февральдә республика территориясендә җил тагын көчәячәген хәбәр итә. Секундына ул - 15-20 метрны тәшкил итәчәк. Бозлавыктан тыш, төнлә һәм иртән томан булачак. Автоинспекторлар һәм коткаручылар юлларда игътибарлы булырга чакыра.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса