Эссе көннәр аркасында эш сәгатьләре кими?!
Әгәр кабинетта +28,5 градус җылы икән, эш көне бер сәгатькә киметелергә тиеш.
Эссе көннәрдә Хезмәт министрлыгы җитәкчеләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. Хезмәткәрләр су белән тәэмин ителергә тиеш. Шулай ук озынрак тәнәфесләр ясау шарт.
СанПиН нормалары буенча, әгәр эш урынында +28,5 градус җылы икән, эш көне бер сәгатькә киметелергә тиеш. + 29 градус җылы булса, ике сәгатькә кыскара. +30,5 °С булганда хәтта дүрт сәгатькә алдан кайтып китәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа