Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәрләр укырга тели

Калабызга эшлекле визит белән дәүләт заказлары, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлык генераль директоры Яков Геллер килде һәм эшмәкәрләр белән уздырылган киңәшмәдә катнашты.

Сүз нигездә сатып алулар системасын оештыру хакында барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Гыйрфанов искәрткәнчә, районда 231 муниципаль учреждение контракт системасы турындагы закон нигезендә сату алулар белән эш итә. Яков Геллер дәүләтнең бизнеска ташламалар ясау һәм әлеге сату-алуларда катнашу мөмкинлеге тудыру белән ярдәм итүен белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин урта һәм кече бизнес вәкилләре өчен уку семинарлары уздыру тәкъдимен хуплады һәм аларны темаларга бүлеп төркемләп үткәрү фикерен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса