Пенсия күләме күпмегә арта соң? Канунда әйтелгәнчә, иң югары пенсия коэффициенты өчтән артырга тиеш түгел. Ә бүгенгә бер пенсия коэффициенты - 74 сум 27 тиен. Димәк, өч коэффициент 222 сум 81 тиен була. Иң югары өстәмә хезмәт хакы аена 20 мең сумнан арткан кешеләргә билгеләнергә мөмкин.
Пенсияләрне инфляция дәрәҗәсенә карап индексацияләүгә килгәндә, эшләүче пенсионерлар өчен ул "читтән торып" үткәрелә һәм бары эштән киткәннән соң гына түләнә башлый, дип җиткерә "Татар-информ".