Эшкә соңга калучы тәрбиячеләрне нишләтерләр?
Ата-аналар эшкә соңлап килүче тәрбиячеләргә зарланып, "Халык контроле"нә хат язган.
Шевченко урамы 168 йорты буенча урнашкан "Нәни ил" балалар бакчасында балаларны иртәнге җиденче яртыда ук кабул итә башлыйлар. Ә тәрбиячеләр 7 гә генә килә. Баскычта утырып, балаларга икенче әниләрен көтеп утырырга туры килә икән. Соңга калучыларга берәр чара күрелерме? Анысын хәзер бакча җитәкчелеге хәл итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа