Эшче яшьләрне наркотикларга каршы торырга өйрәттеләр
Яшьләр үзәгенә шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең яшьләр комитеты вәкилләре җыелды.
Алар өчен биредә "Үзеңне һәм балаңны наркотиклаштыруның яңа технологияләреннән сакла" дигән чара оештырылды. Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлангычы белән узган лекцияне Тәлгать Шәйхуллин исемендәге хәйрия тернәкләндерү үзәгенең яман гадәтләрдән арындыру курслары укытучысы Владимир Фәхриев үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа