Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшче яшьләр солдатлар каберлеген тәртипкә китерде

Әлеге изге эш белән алар Җиңү көненә үз өлешен кертергә булдылар.

«Вечная память солдатам первым строителям города» - Тельман урамында урнашкан зур булмаган каберлектә әнә шундый язу урнаштырган монумент тора. Бу урында узган гасырның 50 нче елларында шәһәр төзелешенә өлеш керткән солдатлар күмелгән. Башка зиратлардан аермалы буларак, биредә бер типтагы ике рәткә урнаштырылган 16 кабер генә бар. Әлегә кадәр бу урынны 1 нче мәктәп укучылары карап-чистартып торган булган. Бу юлы аларга ярдәмгә Әлмәт районы балалар һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белгечләре һәм кайбер эшче яшьләр дә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса