Реклама
Эре панельле йортлар төзелеше заводында 57 яшьлек ханым фаҗигале төстә һәлак була.
Ул пенопласт кисүче булып эшли торган була. Әлегә билгесез сәбәпләр буенча, ул эшләргә хокукы булмаган җиһазда эшләргә тотына. Станокның капкачы аның өстенә килеп төшә һәм башына эләгә. Урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы да ханымның гомерен коткарып кала алмый.
Бу хәл Түбән Камада була. Хәзерге вакытта «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+