Реклама
Эш урыннарында бәхетсезлек очраклары һаман да күзәтелә. Республика буенча быел эш урыннарында инде 24 кешенең гомере өзелгән.
Исемлектә әлмәтлеләр дә бар. Хезмәтне саклау буенча координация советы утырышында әлеге очракларнең сәбәпләре тикшерелде.
Узган ел шәһәр һәм район предприятиеләрендә алынган имгәнүләр нәтиҗәсендә алты кешенең гомере өзелгән иде. Тагын 63 кеше авыр һәм җиңелчә тән җәрәхәтләре алды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, координация советы рәисе Николай Богданчиков искәрткәнчә, агымдагы елның алты ае да куанычлы түгел - 3 кеше үлгән, 2 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган.
- Тулаем алганда, предприятиеләрдә бәхетсезлек очракларының кимүе күзәтелсә дә, алдагы еллар белән чагыштырганда үлем очраклары буенча алда барабыз, узган ел бу вакытка 1 үлем, 8 авыр тән җәрәхәте алу очрагы теркәлгән иде, - диде ул.
Утырышта Татарстанның дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ирек Мөхәммәтшин да катнашты. Ул калабызга төзелеш объектларын тикшерергә килгән булып чыкты. Дәүләт инспекциясе бүлеге биналарга капиталь ремонт алып баручы кайбер оешмаларның алты объектта таләпләр тупас рәвештә сакланмыйча, вакытлыча ясалган баскычлардан файдаланулары турында хәбәр иткән.
- Кисәтү ясалганнан соң бу объектларда алга китеш булганмы-юкмы икәнлеген комиссия белән тикшерәбез. Шулай ук алардан тыш тагын ике төзелеш объектында булып, куркынычсызлык кагыйдәләренең ничек үтәлүен, хезмәт мөнәсәбәтләренең легальлеген, чит ил гражданнарының булу-булмавын карыйбыз, - диде Ирек Мөхәммәтшин. - Планда координацион совет эшчәнлеге белән дә якыннан танышу. Хәер, Әлмәт советы республикада алдынгыларның берсе.
Республика буенча да хезмәт урыннарындагы бәхетсезлек очраклары борчуга сала. Быел эш урыннарында имгәнүчеләр саны 65 кешегә җиткән. Әлеге хәл уңаеннан 18 июньдә үткән республика ведомствоара комиссиясе утырышында төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 1 июльдән өч айлык игълан итү турында карар кабул ителгән. Айлык кысаларында төзелеш объектларына рейдлар оештыру күздә тотыла. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә карата кулланыла торган штраф күләмнәре дә арткан. Ул урындагы затлар өчен 50-60 мең, предприятиеләргә 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ирек Мөхәммәтшин барлык предприятиеләрнең дә хезмәткә махсус бәя узарга тиешлеген искәртте.
Социаль иминият фондының 10 нчы филиалы җитәкчесе Раил Нотфуллин әйтүенчә, предприятиеләр фондка взносны 20 процентка кимрәк тә күчерә алалар, әгәр бу өлеш хезмәтне саклау чараларына тотылса.
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгечләренең дә әйтер сүзләре бар. Баш белгеч-эксперт Лилия Фәхрисламова ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш предприятиеләренең барысы да эшләүчеләргә медицина тикшерүе уздыруны оештырмый. Мисал өчен, быел өч хуҗалык - Токарликов ис., "Зәй", "Чагылтау" хезмәткәрләре генә медицина тикшерүе үткән.
Кеше күп йөри торган территорияләрнең һәммәсе дә талпанга каршы эшкәртелми. Лилия Фәхрисламова геморрагик бизгәк эләктермәс өчен нигездә объектларның гына күз уңында тотылуын, территорияләрнең игътибардан читтә калуын билгеләп үтте. Бүген Чупай, Кәләй авылларына якын территорияләрдә тычкан чирен йоктыру ихтималы зур икән. Быел ун предприятие хезмәткәрләренә геморрагик бизгәк диагнозы куелган. Грипп профилактикасы турында да хәзердән үк кайгырта башлау зарур. Узган ел хайваннар арасында бер котыру очрагы теркәлгән. Шәһәрдә сукбай этләрне тоту бригадалары юк. Шул ук вакытта предприятиеләр территорияләрендә очраучы, хәтта яшәүче этләр дә күзәтелә. Беркем дә алар кешеләргә ташланмас дип гарантия бирә алмый. Шуңа күрә белгечләр котыру чиренә дә профилактика чаралары уздыру кирәк дип саный.
Николай Богданчиков киләсе елда шарлавыклы буалар, зиратларның талпанга каршы эшкәртеләчәген хәбәр итте. Бу хакта башкарма комитетта сүз алып барылган. Киләсе ел бюджетында әлеге уңайдан акча каралачак.
Утырышка эш урыннарында бәхетсезлек очракларына юл куйган предприятие вәкилләре дә чакырылган иде. Аларга моның сәбәпләрен аңлатырга, күрелгән чаралар хакында җавап тотарга туры килде. "ТНГ-АлГИС" ҖЧҖ шоферы юл-транспорт вакыйгасына 2 апрельдә Иркутскида командировка вакытында юлыга. Ул бүген дә стационарда дәвалана. Ә янәшәдәге хезмәткәр җиңелчә имгәнүләр ала. "Татэлектромонтаж" ААҖ шоферы да юл-транспорт вакыйгасы ясый. 24 февральдән бирле ул да шифаханәдә.
"Пионер-2000" ЯАҖдәге бәхетсезлек очрагы кеше үлеме белән тәмамлана - 16 метр биеклектәге вышка кеше белән ава. "Промтранс-А" ҖЧҖ эшчесенең дә 9 яшьлек улы ятим кала.
Әлбәттә, хезмәт урыннарында бәла-казаларны булдырмас өчен иң әүвәл куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү кирәк. Ләкин барлык предприятие дә моның белән мактана алмый. Моңа ачык мисал - Роспотребнадзор бүлеге быелның алты аенда 17 субъектны тикшергән, административ хокук бозулар турында 24 беркетмә төзегән. Аның 15 е юридик затларга карата. Биш эш мировой судка җибәрелгән.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы