Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Энгель Таһиров белән очрашу булды

"Тарих фәннәре докторы" дигән гыйльми дәрәҗәсе, "профессор" исеме булган, ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты ректоры, "Ауропа-Азия" гуманитар академиясе президенты вазифасын алып баручы Энгель Таһиров шундый фикердә.

Галим сүзләренчә, бүгенге көндә интеллект - төп җитештерүче көч. Ә интеллектны үстерү өчен күп уку һәм язу, аерып әйткәндә укыганнарыңнан төпле фикерләрне "төртеп" бару мәслихәт (гыйлемне шуңа бармак очында, ди галим). Кызганыч, кайчандыр дөньяда "иң күп укучы" саналган рәсәйлеләр бүген бик аз укый. Статистиканы искә алып, кала кунагы хәзерге вакытта "хәреф таныганнарның бары 22 проценты гына укуын" искәртте. "Уку" дигәндә профессор акка кара белән язылганнарны да, яңа мәгълүмат технологияләре аша алынганнарын да күздә тота.

- Гомумән Интернеттан мәгълүмат туплау, - ди Энгель Таһиров, - кешелекне башлангыч чорына, атап әйткәндә әзер продуктны гына кулланучы халәтенә кайтарырга мөмкин.

Югары уку йортларын тәмамлаган белгечләрнең 87 проценты - инфантиль, "кушканны гына үтәүче" (шул сәбәптән югары уку йортларын оптимальләштерү турында сүз алып барыла да. Э.Т.) Шуңа күрәдер интеллект буенча дөнья рейтингында без 162 нче урында! Шундый зур, бай була торып, илдә экспортка чыгарырдай продукция җитештерү 0,1 процент кына тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Кытайда ул 18,5 процент, Ауропада 15 процент чамасы!

Әлеге уй-фикерләрен тарих фәннәре докторы Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында (АГИМС) узган очрашуда әйтте. Мәгълүм булганча, узган ел май аенда АГИМС Халыкара "Ауропа-Азия" гуманитар академиясенең дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) белән партнерлык килешүе төзегән иде. Ул вакытта бу гамәл уку йортына яңа киңлекләр ачар, мөгаллимнәр, аспирантлар һәм студентлар өчен яңа казанышларга этәргеч булыр, дигән ышаныч белдерделәр. Бу буш хыял булмаган икән. Энгель Таһиров муниципаль хезмәт институтына "Россия-БМО: партнерлыкка 65 ел" ("Россия-ООН: 65 лет партнерству") бәйгесендә җиңүче дипломын, Россиянең БМО булышлык ассоциациясе Кубогын һәм "XXI гасырда югары мәктәп" китабын (БМО Генераль сәркатибе әйдәгән авторлар исемлегендә АГИМС ректоры Ильяс Сәлахов та бар) тапшырды. Уку йортының җитди үсештә, стратегик юнәлешкә йөз тотуын искәртеп: "Болар берсе дә символик билге түгел", - дип ассызыклады Энгель Таһиров. БМО проектларында дөньяның дәрәҗәле 283 югары уку йорты катнаша. Шуларның 24 е россиянекеләр. Хәзер аларга Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты да кушылды. "Сугыш балалар күзлегеннән" - БМО гамәлгә куйган проектларның берсе. АГИМС студентлары бүгенге көндә шул проектта катнашу өчен материаллар туплый.

- Халыкара "Ауропа-Азия" гуманитар академиясенең дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) белән партнерлык килешүе безгә зур җаваплылык өстәде. Хәер, шуңа омтылган идек тә, - дип тәэсирләре белән уртаклаша ректор. - Укыту сыйфаты яхшырды дип саныйм. Гомумән, бер башка югары күтәрелдек. Эзләнүләребез, тырышлык нәтиҗәсе күренә - узган ел Риза Фәхреддин исемендәге республика бүләге лауреаты булдык. Февраль аеннан ай саен икешәр студент Дәүләт Думасында практика узачак. Дөнья стандартларына якынлашасы иде!

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250