Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Елый-елый озаттылар [+ФОТОЛАР]

Ватан сагында торачак ир-егетләрне озату кичәсе булды.

Бүген Әлмәт драма театры бинасында көзге хәрби чакырылышка эләккән егетләрне тантаналы төстә армия сафларына озату кичәсе булды. Анда булачак солдатларның әти-әниләре, укытучылары, хәрбиләр һәм, әлбәттә инде, район җитәкчеләре катнашты.

Хәзерге вакытта илебезнең хәрби көчләре сафларында 500 ләп Әлмәт егете хезмәт итә. Көзге чакырылыш барышында ул тагы да тулыланачак. Районыбызда уздырыла торган хәрби хезмәткә чакырылучылар көне аерата тантаналык, бәйрәмчә рухлы булуы белән аерылып тора. Традициягә кергән озату кичәсендә егетләргә хәер-фатихаларын бирергә дип бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм башка кайнар нокталарда хезмәт итүче ирләр чакырылган иде.
Булачак солдатларга изге теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов җиткерде. Ул егетләрне шушы көнгәчә тәрбияләп үстергән өчен ата-аналарга, укытучыларга рәхмәтен җиткерде.
- Бер ел - ул күп вакыт түгел. Бу чорда ир-егет бары тик җитлеккәнлеккә имтихан гына тапшыра, - дип хәрби комиссар Ришат Сабиров та егетләргә бу мөһим этапны узуда уңышлар теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе уку йортлары арасында хәрби-патриотик юнәлештә алып барылган эш нәтиҗәсе булган бәйге җиңүчеләренә, шулай ук хәзерге вакытта хәрби бурычларын илебезнең төрле почмакларында лаеклы узучы әлмәтлеләрнең әти-әниләренә бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сәхнә түреннән егетләрне ныгытып, әниләрен елатып матур-моңлы җырлар да яңгырады бу кичтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса